Казанда торак йортның стенасы ишелгән

2014 елның 26 марты, чәршәмбе

Бүген төнлә Казанның Нариманов урамындагы 58 нче йортның стеналарының бер өлеше җимерелгән. Бу хакта 3.23 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенә хәбәр килеп ирешкән, дип белдерә идарәнең матбугат хезмәте.

Әлеге ике катлы агач йорт 1895 елда салынган булган. Газ һәм электр утлы шушы йортта 6 фатир булып, анда 5 кеше, шул исәптән 1 бала, гомер итә. Ишелгән стена исә конструкцияне тотып торга үзәк стена түгел, ә янгынга каршы бүлгеч-корылма – брандмауэр, дип белдерәләр идарәдән. Җыеп кына әйткәндә, һәлак булган, каза күргән кешеләр юк, тормыш тәэмин ителеше системасына да зыян килмәгән.

"Татар-информ" мәгълумат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International