7 сыйныф укучысы суда дустын һәм этне коткарды

2014 елның 26 марты, чәршәмбе

      25 мартта №81 мәктәп 7 полиция кадет сыйныфы укучылары Максим Кощеев һәм Рамазан Галимуллин Яр Чаллы шәһәре ЗЯБ поселогы янындагы Мәләкәс елгасы яры буйлап йөргән вакытта аяклары астында боз ярылып суда батып баручы этне күреп алалар. Малайлар шунда ук ярдәмгә ашыгалар. Максим беренче атлый һәм үзе күкрәгенә хәтле суга чума. Рамазан югалып калмыйча дустын ярга алып чыга, аннары бичара хайванны тартып чыгара. Эт исә судан кагына да чаба. “Коткаручылар” юлга чыккач аларны инде полиция, беренче ярдәм машинасы һәм янгынчылар көтә. Малайлар җылынгач, аларны өйләренә озаталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International