Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2014 елның 26 марты, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын. 5 кеше зарар күргән, 1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, элект челтәрне монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.

25.03.2014 ел  05.03  Әлки МР, Базарлы Матак авылы,  Көньяк урамы, 14 нче йорт.
Ут бер катлы бүрәнәле торак йортта чыга. Мәйданы 144 кв.м. Янгын сүндерү сагының шәхси составы, 1968 елгы ике хатын – кызны коткаралар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыралар. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1957 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе - элект челтәрне монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International