Һәлакәт турында хәбәр 23 мартта 9.28 сәгатьтә килде. Янгын Югары Ослан районы, Шеланга авылында, Советская урамы 16 йортта чыкты. Бу көнне ДПКда Майоров Валерий Викторович һәм Салмин Сергей Алексеевич дежурда булды. Янгын якынча кайсы йортта чыгуы турында Сергей белде, анда аның танышы яши. Аның инвалид һәм ярдәмсез йорттан чыга алмыячагын шулай ук белде.
Янучы йортка таба килгәч, бүлмәдән ярдәм сораучы тавышлар ишетелә. Эчтә ике ир-ат була. Керү юлын ут тулысынча каплап алган була, Сергей тәрәзәне ватып, йортка кереп бәлага ләккән кешеләргә тышка чыгарга булыша. Озакламыйча ОП “Теньки» ГКУ “Пожарная охрана РТ» һәм Федераль янгынга каршы хезмәте ПЧ-112 килеп җитә. Янгын ликвидацияләнә, күрше йортларга ут таралу куркынычы булдырылмый.
Сергейга 19 яшь, Казан автотранспорт техникумында 4 курста укый. Ял көннәрендә авылга кайта һәм ДПКда хезмәт итә. ТР Россия МЧС Баш идарәсендә Салмин Сергей Алексеевичка кешеләрне коткарган чакта күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен “Янгында батырлык өчен” медале тапшыруы карала.