Яр Чаллы кадетлары өчен куркынычсызлык дәресе

2014 елның 25 марты, сишәмбе

      Язгы каникуллар алдыннан Татарстан Республикасы Яр Чаллы Россия МЧС ГИМС бүлеге хезмәткәрләре №9 Балалар диңгез үзәге кадетлары өчен бозда һәм сулыкларда куркынычсызлык темасына махсус дәрес үткәрделәр. Укучыларга куркыныч хәлгә ничек ләкмәскә, бозда һәм сулыкларда куркынычсызлык турында сөйләделәр. Барлык мәгълүмат аңлаешлы, визуаль формада бирелде. Укучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International