Янгын саклау 365-еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «ВДПО» ТРО Әлмәт бүлеге Азнакай участогы хезмәткәрләре Азнакай муниципаль районы күзәтү эшләре бүлеге белән Азнакай шәһәре “№4 Лицей” башлангыч сыйныф укучылары өчен янгын куркынычсызлыгы турында дәрес үткәрделәр.
Балалар янгын чыгу очрагында нәрсә эшләргә һәм башка файдалы мәгълүмат турында белделәр. Яңа белемнәр алгач, аларны ныгыту максатыннан 8 “А” сыйныф укучылары тематик тамаша, викторина һәм уеннар үткәрделәр. Дәрес янгын куркынычсызлыгы конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү белән тәмамланды.