Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2014 елның 22 марты, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  5 янгын. 2 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазларны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр. 

 

21.03.2014 ел 03.22  Буа шәһәре, Каменный Брод авылы,  Луговая урамы, 4 нче йорт.

Ут бер катлы торак йортта чыга. Мәйданы 98 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр ир-ат һәм хатын –кыз мәетен табалар. Янгынның сәбәбе ачыклана.  

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International