Саба районында янгынга каршы профилактика

2014 елның 21 марты, җомга

      Һава температурасы күтәрелү белән янгын куркынычы да арта. Бигрәк тә риск группасына кергән кайбер гражданнар категориясе зур куркыныч тудыра. Бу - ялгыз кешеләр, уңышсыз гаиләләр, пенсионерлар һәм инвалидлар. Янгын куркынычсызлыгы пропагандасы максатыннан елдан ел үткәрелә торган чараларны Саба районы ВДПО ТРО бу махсус группалар өчен уздырды.

      Рейдлар барышында ВДПО хезмәткәрләре халыкка янгын куркынычсызлыгы, электр һәм газ җиһазлары белән куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр. Әңгәмә азагында истәлек кәгазьләре тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International