Әлмәт ВДПО ТРО бүлеге инструкторлары Хәсәнова Г.Г. һәм Альмөхәммәтова А.М. Әлмәт ВДПО рәисе Исхаков Микдат Зиннатович һәм инструкторы Галимова Фәния Мирзазияновнада кунакта булдылар. Ветераннар эше истәлекләре, күп еллык тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бездән пенсионерлар янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге фәнни яңалыклар турында кызыксындылар. Мондый очрашулар күптән традициягә әйләнде һәм алда дәвам итәчәк.