Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган, 1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча,  башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. 

 

18.03.2014 ел 21.55  Казан шәһәре,  Отары поселыгы,   Матюшина урамы,  47 нче йорт.

Ут бер катлы кирпеч йортта чыга. Мәйданы 7 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1955 елгы хатын – кыз мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International