Язгы ташкыннарга әзер!

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

      12 мартта Яшел Үзән шәһәрендә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров катнашында янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм гадәттән тыш һәлләрне кисәтү һәм ликвдацияләү комиссиясе утырышы узды. Утырышта “Половодье - 2014» сораулары каралды.

      Яшел Үзәндә су ташуларыннан “начар” урыннарда урнашкан районнар зарар күрә: Васильево, Норлат, Өтәшкә, Мамадыш-Әкил, Рус Әҗәле. Прибой, Луковское, Татар Наратлы авыллары бөтенләй дөньядан аерылып кала дияргә була.

      Утырыш вакытында торак-коммуналь хуҗалыкларының һәм юл хезмәтчелекләренең гадәттән тыш хәл чыгу очрагына әзерлекләре билгеләнде. Элегрәк расланган план буенча су үткәрү торбаларын, су канализацияләрен һәм канауларны чистарту эшләре бара. Су ташу куркынычы зур булган урыннарда махсус контроль булдырылды.

 

      Яшел Үзән ТР МЧС Идарәсе пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International