Бәйрәм көннәрендә ирекле янгынчылар 6 янгын сүндерделәр

2014 елның 11 марты, сишәмбе

      8 мартта Баулы районы Потапово-Тумбарла авылында волентерлар шәхси йортны уттан коткардылар. “Хазиев” ААҖ ДПО хезмәткәрләре “ТР 11 ОФПС” ФГКУ ПЧ-109 дежур караулы белән янгынны тиз вакытта ликвидацияләделәр. Күрше йортлар зарар күрмәде. Янгын чыгуының якынча сәбәбе – электр челтәре саклау аппараты белән куллану кагыйдәләрен бозу.

      Шул ук көнне Баулы иреклеләре Уба авылында шәхси мунчаны сүндерделәр. “Кызыл Яр” ААҖ ДПО волонтерлары төп пожар көчләре килеп җиткәнче янгынны контроль астына алдылар. Якынча янгын электр приборлары белән куллану кагыйдәләрен бозу сәбәбеннән чыкты.

      Татар Бизнәсе авылында (Чүпрәле районы) җылыту миче төтен чыгу юлы начар хәлдә булу сәбәбеннән мунчага ут капты. Беренчеләрдән ярдәмгә “Татар Бизнәсе” ДПК ирекле янгын сүндерүчеләре килеп җитте. Көчле җил аркасында янгын мунча түбәсе буенча тиз тарала башлады. Ут ликвидацияләү эшләренә ярты сәгатьтән артык вакыт китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International