Теләче районында ДТП нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булды

2014 елның 11 марты, сишәмбе

      11 мартта 00.45 сәгатьтә ТР РФ МЧС Баш идарәсе ЦУКС ОДСына Теләче муниципаль районы ЕДДС диспетчерыннан М-7 “Волга” трассасының 895 кмда Мицубиси һәм ВАЗ 2110 автомобильләре катнашы белән ДТП турында хәбәр килде.

      00.50 сәгатьтә һәлакәт урынына Теләче янгын гарнизоны оператив группасы юнәлде. ДТП нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булды – 4 кеше Мицубиси автомобилендә, 1 – ВАЗ 2110. Ягулык түгелүе юк. Юл хәрәкәтенә комачаулык китерелмәде.

      Ликвидация өчен көч һәм чаралар 13 кеше, 5 берәмлек техника, шулай ук МЧСтан – 9 кеше, 3 берәмлек техника:

Теләче ГПО ОГ                  -  2 кеше; 1 б.техника;

ОП Нырси                           -  2 кеше;  1 б.техника;

ЗПСО № 5                          -  5 кеше;  1 б.техника;

ГИБДД                                -  2 кеше;  1 б.техника;

БСМП                                  -  2 кеше; 1 б.техника.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International