Казанда куркынычсызлык темасына багышланган күргәзмә эшен башлады

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

      Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты оештырган “Куркынычсызлык һәм элемтә” форумы ачышы церемониясендә ТР Премьер-министры Ильдар Халиков, Россия МЧС Идел Буе региональ үзәге башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Игорь Паньшин, Россия МВД субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара бәйләнеш координациясе һәм иҗтимагый тәртип саклау тәэмин итү Баш идарәсе башлыгы Юрий Демидов, Россия МВД юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тәэмин итү Баш идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Кузин һ.б. катнашты.

      Күргәзмәдә 130 Россия һәм чит ил регионнары оешмалары катнашты. Казан милли фәнни тикшеренү технологик университеты галим-пиротехниклары яшенле болытлар ликвидацияләү өчен ясалган махсус җайланмалар макетларын күрсәтте. Бу шашкалар ярдәме белән болытларны самолетлар белән “куу” кирәклеге югала – дип раслый галимнәр. Бу яңалыклар белән Игорь Паньшин аеруча кызыксынды.

      Гидрометеорологик процессларга йогынты ясау чаралары һәм пиротехник составлар – тагын бер ноу-хау. Коры вакытта яңгыр чакырырга мөмкин, яну вакытында йод көмеш аэрозоле бүлеп чыгаручы пиротехник состав белән тутырылган зур булмаган ракеталар.

      Шулай ук урман янгыннары сүндерү җиһазлары һәм шартлау куркынычы булган янгыннар чыганакларын ликвидацияләү өчен төрле махсус җиһазлар чыгарылган иде. Ә күргәзмә павильоннарына керү урыны янында яңа янгын һәм коткару техникасы рәтләрен һәм күчмә башкару пунктын күрергә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International