Сергей Владимирович гомере эчендә күп кенә урыннарда хезмәт итте. Юлында куп кенә авырлыклар очратуына карамастан күтәренке рух, максатка омтылучанлык һәм чыдамлылык аңа гел югалып калмаска булышып торды.
1987 елда алдагы юлны сайларга вакыт җитте. Ул теләгән авиация училищесына керү тырышлыгы уңышсыз булып чыкты, конкурс бик зур булды. Соңрак Сергей Харьков өлкәсенә укырга китә. Озак вакыт авыр шартларда яшәргә туры килә. Хәрби атмосферада яшәүдән башка хезмәт итүчеләргә шулай ук махсус предметлар буенча белем бирелә. “Малиновка авылы табигате җанны җылытып торды, ә авыр вакытларда укытучылар ягыннан ярдәм күрмәгән чаклар булмады” – искә төшерә Сергей Владимирович.
Биш ел уку вакытында күп кенә очрашулар, танышулар булды. Ә алардан иң мөһим һәм мәгънәлесе 4 курста укыгын вакытта булды. Училище клубында музыка уйнавын ишетеп, Сергей иптәшләре белән дискотекага киттеләр. Ул анда Любовь исемле кыз белән таныша, һәм бу вакыттан башлап аның гомере мәңгегә үзгәрә. 1994 елда Кузнецовлар туй үткәрәләр. 1997 елның 31 декабрендә яшь гаилә Татарстанга күчеп килә.
Яңа гомер башлана, һәм яңа авырлыклар. Үз урынын эзләү вакытында, Сергейга компьютер техникасы кибетендә, радиоэлектроника инжинеры булып Зәй кондитер фабрикасында эшләргә туры килде. Авыр вакытларны кичерергә Кузнецовларга бер-берсенә ярдәм күрсәтү, таяныч булү булышты.
Екатеринбург пожар-техник училищесында читтән торып укыган вакытта, Сергей Владимирович инспектор вазифасында эшли башлый. Эшкә җаваплы карашы өчен аны соңрак профилактика бүлеге инжинерына стажировкага җибәрәләр. Берничә вакыттан соң ул ПЧ-81 башлыгына кадәр күтәрелә.
Хәзерге көндә Сергей Владимирович социаль эш һәм кадрлар отряды башлыгы урынбасары урынын ала һәм эше белән бик канәгать. Ул үз юлын тапты дип аның һәр хезмәттәше раслый ала.
Григорьева Юлия
«ТР ГПС 2 ОФПС» ФКУ пресса хезмәте