1 мартта Халыкара гражданнар оборонасы көне бәйрәм ителә

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

    Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы (Международная организация гражданской обороны (МОГО) 1931 елда барлыкка килә, 1966 елда халыкара хөкүмәтара оешмасы статусын ала. МОГО Генераль Ассамблеясы карары буенча 1972 елдан башлап ел саен 1 мартта Халыкара гражданнар оборонасы көне бәйрәм ителә.

    Оешма алдагы максатларга ия:

-       халыкара дәрәҗәсендә оешмага кергән дәүләтләр националь гражданнар яклау хезмәтләрен күрсәтү һәм берләштерү,

-       гражданнар яклау структуралары булмаган илләрдә аларны булдыру һәм ныгыту ,

-       техник һәм консультатив ярдәм күрсәтү, гражданнар саклау хезмәтләре өчен укыту программаларын эшләп чыгару,

-       оешмага кергән дәүләтләр арасында проблемалы сораулар алышуын тәэмин итү,

-       һәлакәт вакытында халыкара бәйләнеш нәтиҗәлелеген күтәрү өчен гадәттән тыш хәлләр вакытында эшләр белән идарә итү тәҗрибәсен гомумиләштерү,

-       халыкны яклау һәм аңарга ярдәм итү өлкәсендә халыкара гуманитар хокук таратуында катнашу.

     МОГО хәзерге вакытта 50 илне үз эченә ала, 16 дәүләт күзәтүче статусына ия, 15 оешма ассоциацияләнгән катнашучы булып тора. Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы флагы Сербиядә, Никарагуада, КНДРда, Кубада, Кыргызстанда, Әфганда, Ливанда, Гвинеяда, Тувалуда һәм Ливиядә балкый. Россия Федерациясе оешмага 1993 елның 6 маенда керә һәм хәзерге вакытта иң зур донорларның берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International