Ел башыннан республика ирекле янгынчылары профессионаллар белән 133 тапкыр янгын урынына чыктылар, шулай ук мөстәкыйль 12 янгын сүндерделәр.
2014 елның 22 февралендә Яшел Үзән районында Олы Ключи поселогында ААҖ “Залесный” Агрофермасы территориясендә “Олы ключи” ДПО янгынчылары сакчы йортын уттан коткардылар.
23 февраль иртәсендә Зәй районы Поручик авылында волонтерлар шәхси кибеттә чыккан янгынга каршы көрәштеләр. Һәлакәт урынына беренчеләрдән “Поручик” ДПО ирекле янгынчылары юнәлде. Коткарылган милек якынча суммасы 500 мең сум тәшкил итте. Җәрәхәтләнүчеләр юк.
Бөгелмә районы Райла торак пунктында ирекле янгынчылар шәхси мунчаны сүндерделәр. Ут чыгу сәбәбе – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү. Нәтиҗәдә мунчаның өлешчә эче һәм түбәсе янды.