Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2014 елның 23 феврале, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше һәлак булды, 1 кеше зара күрде, 2 кеше коткарылды. Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында -1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын,  ут төртүдән – 1 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 8 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 4 тапкыр.

21.02.2014 ел   15.42  Яшел Үзән шәһәре, Засорина урамы, 9нчы йорт.

Ут бер бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 30 кв.м. Янгын сүндерүчеләр балкон аркылы “трехколенный” баскыч буенча, 1961 елгы фатир хуҗасын коткаралар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыралар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.   

21.02.2014 ел  16.51  Казан шәһәре, Чуйков урамы, 91 нче йорт.

Ут бер бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 2 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта, 1947 елгы ир-ат мәете табыла. Тагын 1951 елгы хатын-кыз коткарыла. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.          

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International