Түбән Камада “Батыр” физкультура сәламәтләндерү комплексы территориясендә “2014 елда автомобиль транспортында гадәттән тыш хәл ликвидацияләү вакытында коткару эшләре буенча Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе иң яхшы төркеме” республика конкурсының соңгы этабы узды. Ярышларда республика бүлекчәләренең 9 иң яхшы төркеме катнашты.
Ярышлар теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Теория өлеше үз эченә алдагы предметлар буенча белемнәр тикшерүен алды: тактик әзерлек, техник әзерлек, беренче ярдәм күрсәтү һәм хезмәт саклау. Баллар буенча беренче этапта беренче булып ТР ОФПС-7 төркеме чыкты.
Практик өлеше вакытында командалар ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү чаралары үткәрү осталыкларын күрсәтте. Баллар саны буенча беренчелекне ТР ОФПС-16 төркеме яулады.
Гомуми команда нәтиҗәләре буенча 6 мин.16 сек нәтиҗәсе белән “ТР ФПС 7 отряды” ФГКУ ПЧ-2 беренче булды. Икенче урын Яшел Үзәннән “ТР ФПС 8 отряды” ФГКУ ПЧ-53 төркеменә бирелде. 3нче урынны Әлмәт шәһәре “ТР ФПС 2 отряды (килешү буенча)” алды.
Призерларга дипломнар тапшырылды, җиңүче командага – кубок, һәм барлык катнашучылар истәлек вымпеллары алдылар.
“ТР ФПС 16 отряды” ФГКУ пресса хезмәте