Сәүдә үзәгендә Казан гарнизоны көчләре укулары үтте

2014 елның 21 феврале, җомга

    Кичә “Тандем” сәүдә үзәге янында махсус техника җыелмасын күзәтергә булды. Шартлы янгын ликвидацияләү эшләре башкару өчен Республика көчләре идарәчелекләре килде.

    Шартлар буенча, “Тандем” ТРКда янгын чыгу турында хәбәр Казан ОДДС диспетчерына 10.00 сәгатьтә килде. Күргәннәр сүзләре буенча ут икенче катта чыкты. Җылылык тәэсире һәм ачык янгын нәтиҗәсе булып ут 3нче катка күчә башлады. Күрше административ бинага янгын күчү куркынычы туды. Урында Казан РСЧС территориаль подсистемасы көч һәм чаралары эшләде.

    Эвакуация беткәннән соң янгынчылар 2 һәм 3 катларда янгын сүндерергә керештеләр. Җәрәхәтләнгәннәр һәм һәлак булганнар сыны ачыкланды. Беренче ярдәм күрсәтелде. 10.30 сәгатьтә “Гадәттән тыш хәл” режимы кертелде.

    16.00 сәгатьтә урында барлык эш тәмамланды. “Тандем” ТРКда пожар-тактик укуларына “канәгатьләндерерлек” билгесе куелды. Шәһәр хезмәтчелекләре эшләрен яхшы башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International