Әлмәт гарнизоны янгынчылары янгын-тактик укулар вакытында әзерлекләрен күрсәтте

2014 елның 21 феврале, җомга

    11 сәгатьтә Әлмәт дәүләт нефть институтында янгын чыгу турында хәбәр итү сигналы яңгырады. Педагоглар һәм студентлар эвакуация юллары аша ашыгып бинаны ташлап китә башладылар. “Янгын” икенче катта компьютер кабинетында чыкты. Мондый легенда буенча Әлмәт янгын саклау гарнизоны коткаручылары масса-күләм кеше булган объектта янгын сүндерү осталыкларын ныгыттылар.

    ДДС-01 диспетчерына янгын турында хәбәр 11.04 сәгатьтә килде. Һәлакәт урынына озакламыйча отряд юнәлде. Кабинет буенча тиз таралучы янгын ликвидацияләнде. Янгын-тактик укулар, беткәч нәтиҗә ясалды – “канәгатьләндерерлек” билгесе куелды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International