Ватанны саклаучылар Көне алдыннан ТР федераль янгынга каршы хезмәт Укыту үзәге белән “А ну-ка, парни!” конкурсы үткәрелде. Ярышларда үзәк укучылары һәм Казан 89нчы кадетлар мәктәбе өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Конкурс берничә номинациядән торды: «Спорт эстафетасы», «Оригиналь бию», “Сугаш еллары җырлары”, “Ватан солдаты” һәм “Хәрби әзерлек”. “Ватан солдаты” номинациясе Калашников автоматын тиз сүтү һәм җыю таләп итте. Төркемнәр белемнәрен бер дәрәҗәдә күрсәттеләр. “Хәрби әзерлек” номинациясендә саклау костюмы киюе тизлеге тикшерелде. Җиңде дуслык. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде