Һава температурасы күтәрелү сәбәбеннән ГИМС инспекторлары машина йортүчеләренә официаль боз өсте юллары белән генә кулланырга киңәш итә. Әгәр температура 3 көннән артык 0 югары торса, боз чыдамлылыгы кими. Үз-үзеңе саклау өчен гади кагыйдәләрне үтәве җитә.
Боз ярылу очрагында:
- Паникага бирелмәгез, авыр әйберләрегездән котылыгыз, батмаска тырышыгыз һәм ярдәм чакырыгыз.
- Аяк киемен салыгыз. Кулларыгызны киң куеп боз кырыена тотыныгыз, түшегезне, аннары чиратлаш аякларыгызны күтәрегез.
- Башыгызны су өстендә тотыгыз.
- Төпкә басып бозны яра ярга чыгарга тырышыгыз.
- Судан бозга күтәрелгәч ярга таба урмәләп яки тәгәрәп килгән якка таба чыгарга кирәк. Басып чабарга ярамый, чөнки кабат боз ярылу куркынычы бар.
Бозда бәлага ләккән кешегә ничек булышырга
- Озын бау яки таяк табыгыз. Шарфлар, каеш яки кием куллануы мөмкин.
- Боз ярылган урынга үрмәләп, батучыга коткару предметын ыргытыгыз, ашыкмыйча боз өстенә тартып чыгарыгыз.
- Килгән якка таба урмәләп чыгыгыз.
- Зарар күргән кешене җылы урынга китерегез. Беренче ярдәм чакырыгыз (112 – кәрәзле телефоннан). Медиклар килгәнче анардан киемен салдырыгыз, тәнен кызарганчы спирт белән ышкыгыз, кайнар чәй бирегез. Алкоголь эчемлекләр бирүе тыела!
Беренче ярдәм күрсәтү:
- Ашыгыч ярдәм чакырыгыз.
- Тын алу органнарынан, ашказанын, үпкәләрен судан чистартыгыз.
- Ясалма сулыш алдырыгыз.
Бозда булган чакта элементар кагыйдәләр
- Минимум 10 см калынлыктагы боз чыдам була.
- Елгалар тамагында һәм елгага су төшү урыннарында боз юка. Шулай ук боз чыдамлыгы тиз агыш, җир асты сулары чыгу урыннарында, суның үсемлек районнарында начар була.
- 3 көн буе һава температурасы 0 градустан югары булса, боз чыдамлыгы 25% кими.
- Бозның ныклыгын төсе буенча белеп була: үтә-күренмәле ачык зәңгәр, яшел – чыдам; ак – 2 тапкыр ким; соры, тонык ак, сары – боз катламы начар. Мондый боз тиз ярыла.
- Балаларны үзләрен генә бозлы урыннарга җибәрмәгез.