Нәтиҗәләр турында уйларга кирәк

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

    Янгын машиналары йөртүчеләре өчен шактый машина белән тулган йортлар ишегаллары гадәти күренешкә әйләнде. Еш кына җиңел автомобильләр юл кырыйларында гына түгел, балалар площадкасында, газонда һәм тротуарларда да туктыйлар. Янгын машиналарына бу очракта бөтенләй керү юлы ябыла, бигрәк тә кич һәм төн вакытында.

    Йөртүчеләрне аңларга була, парковка урыннары бөтенләй юк диярлек, йортлар алдында махсус урыннар барысына да җитми. Ләкин нәтиҗәләр турында уйларга кирәк. Куркыныч хәл чыгу очрагында еш кына һәр секунд әһәмиятле. 2006 елда 16 гыйнварда Владивостокта “Сбербанк” бинасында булган куркыныч хәлне искә төшерүе җитә.

    Бу көннәрдә генә Глушко урамында урнашкан йортта янгын чыкты. Пожар машинасына юлны ярамаган урында калдырылгын машиналардан чистартырга туры килде, күп кенә вакыт югалды. Ярый җәрәхәтләнүчеләр булмады. Икенче тапкыр шул ук урамга янгын магшинасы укулар вакытында юнәлде. Ишегаллары шулай ук машиналар белән тулган иде. Күп кенә йөртүчеләр бөтенләй белмиләр - мондый тиешсез урында машина калдыру административ бозу дип санала һәм аның өчен штраф каралган. Һәм гадәттән тыш хәл теләсә кайсы вакытта, теләсә кем белән булырга мөмкин; алар арасында сезнең якыннарыгыз, күршеләрегез, дусларыгыз булуы ихтимал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International