10 февлальда «ТР Россия МЧС ГИМС Үзәге» Казан инспекторлар бүлеге хезмәткәрләре Идел елгасы аркылы 4 законсыз юл ачыкладылар. Елга кырые өемнәре билгеле бер урыннарда чистартылган һәм түләүле урыннардан (барлыгы Иделдә һәм Камада 4 урын бар) чыгарга теләмәгән автомобиль йөртүчеләре шул урыннар аша йөри.
Бу факт буенча Казан Башкарма Комитеты җитәкчесенә һәм Васильево поселогы башлыгына законсыз юлларны ябу турында хатлар җибәрелде