Шартлы янгында барлык хезмәтләр эше тикшерелде

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

    Яр Чаллы шәһәрендә №6 балалар поликлиника территориясендә пожар-тактик укулар узды. Укуларда янгынчылар, медиклар һәм полиция хезмәткәрләре катнашты.

    Шартлар буенча янгын төшке аш вакытында 3нче каттагы рентген кабинетында чыкты. Янгын чыгуының якынча сәбәбе – рентген аппарытының электр проводкасы кыска ялганышы.

    Берничә минуттан соң 10 янгын машинасы һәм 2 автобаскыч поликлиника бинасын барлык яктан урап алдылар. Эшкә барлык көч һәм махсус җиһазлар җибәрелде. “Янгын” ликвидацияләнде, укулар нәтиҗәләренә “канәгатьләндерерлек” билгесе куелды. Янгын саклау гарнизоны һәм шәһәр полиция хезмәткәрләре куелган мәсьәләне уңышлы башкардылар.

 

    Р.Ф. Хаматдинова, ТР ОФПС-15

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International