Ата-аналар өчен янгын куркынычсызлыгы турында

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

    Масса-күләм агитация эше һәм янгынга каршы пропаганда рамкаларында Татарстан Республикасы Яр Чаллы янгынга каршы хезмәт отряды Исәнбай авылы аерым посты башлыгы Әгерҗе муниципаль районы Исәнбай авылы балалар бакчасында ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә үткәрде.

    Чыгышында пост башлыгы янгын чыгуының төп сәбәпләрен санап китте, янгын чыгу очрагында ничек эш итәргә икәнен аңлатты, электр приборлары белән куллану куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерде. Соңыннан барлык тыңлаучыларга истәлек кәгазьләре таратылды һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International