Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше һәлак булган, 2 кеше зарар күргән, 8 кеше коткарылган.  Сәбәпләре:  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,    

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар. 6 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

16.02.2014 ел 08.24   Казан шәһәре, Глушко урамы,  1 нче йорт.

Ут тугыз катлы панель йортның сигезенче каттагы бер фатирда чыга. Мәйданы 3 кв.м. Беренче янгын сүндерү расчетлары килгәч сигезенче каттагы балкон тәрәзәләреннән куе төтен чыгып торган. Сигезенче катка менгәндә коткаручылар фатир хуҗасын очраталар, ул фатирда кеше булырга мөмкин, дип хәбәр итә. 102 нче фатир янында идәндә коткаручылар аңсыз, 1987 елгы хатын – кызны табалар. Тагын 9 каттан 5 кешене коткаралар. Янгынның сәбәбе - ут төртү.   

16.02.2014 ел 22.30  Лаеш МР, Куйбышев акваториясе, сусаклагыч, Ташкирмән авылы тирәсендә.

Эзләү операциясе нәтиҗәсендә  җирле кешеләр, 118 нче янгын сүндерү сагының хезмәткәрләре һәм ГИМС хезмәткәрләре ярдәме белән акваториядә югалган, 1955 нче елгы балыкчыны коткаралар. Әлеге ир Куйбышев сусаклагычына балык тотарга бара, кире кайтканда адаша. Измери торак пункт тирәсеннән (Спас районы) 5-6 км узып Ташкирмән (Лаеш районы) ягына киттә. Аннан сон, ул адаша 3 сәгать снегоходында бензин беткәнче әйләнеп йөри. 22.30 сәг. янгын сүндерүчеләр һәм ГИМС инспекторлары балыкчыны табалар һәм өенә озаталар.                    

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International