30 ел элек булган вакыйгаларны Ильяс Гайфутдинов яхшы хәтерли. Бергә хезмәт иткән хезмәттәшләре һәм командирлары белән үткән авыр вакытлар онытылмаслык. Әфганның таулары һәм тарлавыклары арасында ул туган иле алдындагы бурычын үтәде. Әфганнан совет гаскәрләрен чыгаруының 25 еллыгы алдыннан Татарстан МТО идарәсе инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы, ТР Россия МЧС Баш идарәсе эчке хезмәт полковнигы Ильяс Камилович Гайфутдинов узган вакыйгалар турында сөйләп китте.
Без бердәм идек, бер-беребезгә хөрмәт белән карау, ышану, ярдәм итү безне саклап калды. Дедовщина юк иде, олы солдатлар яшьләргә үрнәк булды, ярдәм итеп торды. Һәрберебез иң авыр вакытларда ярдәмгә киләргә әзер булды. Бер-беребезгә ышану бар иде, хәзерге заманда бу бик җитеп бетми. – искә төшерә Ильяс Гайфутдинов.
Сугыш вакытында уңышлы хезмәт өчен Ильяс Гайфутдинов һәм аның хезмәттәшләре “Батырлык өчен” һәм “Сугышта уңышлы хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнделәр.
1985 елда Ильяс Камилович Казан инжинерия һәм төзелеш институтына укырга керде. Укуын уңышлы тәмамлап, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү оешмасында капиталь төзелеш бүлегенә эшкә урнашты. 90нчы елларда кыскартулар вакытында янгын частенә эшкә керде һәм биналар эксплуатациясе һәм капиталь төзелеше бүлеге башлыгына кадәр күтәрелде. Аның катнашы белән күп кенә төзелеш тапшырылды. 2013 елда ЦУКС бинасы ачылды.
Фатхутдинов Руслан, Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе пресса хезмәте