Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләр ликвидацияләү һәм кисәтү һәм ТР янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү Комиссиясе чираттан тыш утырышы узды. Сүз Татарстан Республикасы территориясе һәм халкы янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү чаралары турында барды. Утырышның сәбәбе янгын чыгу һәм хәлак булганнар саны артуы булды.
Ел башыннан 391 янгын чыгу очрагы теркәлде, узган ел тиңдәш периодына караганда 6% күбрәк. 39 кеше һәлак булды (узган елдан 86% күбрәк), алар арасында 1 бала, 34 кеше тән җәрәхәтләре алды. Янгын чыгу саны артуы 22 муниципаль районда күзәтелә.
Янгын һәм һәлак булганнар саны артуы бу елны 8 муниципаль районда күзәтелә:
Әгерҗе муниципаль районында – янгын саны 3 тапкыр артты (2-6), кеше һәлак булуы – 3 очрак (0-3);
Арча муниципаль районында - янгын саны 2 тапкыр артты (4-9), кеше һәлак булуы – 1 очрак (1-2);
Әтнә муниципаль районында - янгын һәм һәлак булганнар саны – 1 очрак;
Мамадыш муниципаль районында - янгын саны 7 тапкыр артты (1-7), кеше һәлак булуы – 1 очрак (0-1);
Түбән Кама муниципаль районында - янгын саны 13% артты (15-17), кеше һәлак булуы – 1 очрак (0-1);
Чистай муниципаль районында - янгын саны 11% артты (9-10), кеше һәлак булуы – 4 артты (1-4);
Ютазы муниципаль районында - янгын саны 3 тапкыр артты (0-3), кеше һәлак булуы – 1 очрак (0-1).
Шуның белән бу елны инде группалап кеше һәлак булган очраклы 6 янгын чыкты:
13 гыйнварда Бөгелмә районында;
17 гыйнварда Сарман районында;
29 гыйнварда Арча районында;
30 гыйнварда Казан шәһәрендә;
4 февральда Чистай районында;
12 февральда Бөгелмә районында;
Профилактика эше рамкаларында 44 мең торак йорт тикшерелде:
5700 (43.5%) күп балалы гаиләләр тору урыны (барлыгы 13069 бар);
6500 (45.2%) ялгыз пенссионерлар тору урыны (барлыгы 14442 бар);
5950 (101.4%) уңышсыз гражданнар тору урыны (барлыгы 5865 бар).
Янгын куркынычсызлыгы пропагандасы дәвам итә. Гражданнар белән 2 меңнән артык очрашу оештырылды, янгын куркынычсызлыгы турында 99 меңнән артык истәлек кәгазьләре таратылды.