Янгын куркынычсызлыгына махсус игътибар

2014 елның 14 феврале, җомга

    Татарстан республикасында «Жилище» пожар-профилактик операциясе башланды. Ел саен федераль янгынга каршы хезмәт 8 отряды Яшел Үзән районы йортлары буенча рейд үткәрә. Рейдларның төп максаты – йорт хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү. Төп нәтиҗә булып янгын чыгу очраклары саны кимү тора. Узган елны, мәсьәлән, Яшел Үзән муниципаль районында янгын чыгу очраклары 13 % кимеде. 2014 ел башы нәтиҗәләрен караганда, бу сан шулай ук күпкә ким.

    Тикшерүләр вакытында махсус игътибар «риск группасы»на бирелә. Бу группага күп балалы гаиләләр, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы кешеләр, инвалидлар, ялгыз һәм үз-үзләрен карый алмаган пенсионерлар керә.

    Рейд барышында инспекторлар йорт хуҗаларына электр проводкасын, розеткаларны, сүндергечләрне вакытында тикшереп һәм төзәтеп торырга икәнен аңлаттылар. Янгын чыгу очрагында нәрсә һәм ничек эшләргә икәне турында сөйләделәр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шулай ук истәлек кзгазьләре һәм буклетлар таратылды.

 

Юсупова Р., Татарстан Республикасы ФПС 8 отряд пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International