Яшел Үзән районында ел саен үткәрелә торган ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү вакытында авария-коткару эшләре үткәрү ярышлары тәмамланды. Кама Тамагы, Апас, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарыннан барлыгы 12 төркем катнашты.
Ярышлар шартлары - һәр төркемгә тиз һәм оста ДТПга ләккән автомобильдан җәрәхәтләнгәннәрне эвакуацияләү һәм беренче ярдәм күрстәтүе булды. Эшне 5 минут эчендә башкарган 53 янгын часте төркеме дүртенче тапкыр рәттән беренчелекне алды. Икенче булып ПЧ-153 билгеләнде, ә призерлар санын ПЧ-111 Буа отряды япты. Хәзер җиңүче ПЧ-53 командасы 14-15 февральда Түбән Камада узачак республика ярышларында Татарстан Ресбубликасы ФПС 8 исемен яклыячак.
Юсупова Ризидә, ТР ФПС 8 отряд пресса хезмәте