Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 4 кеше коткарылган, 1 кеше зарар күргән, 2 кеше һәлак булган.  Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, механизмның төзек булмау аркасында – 1 янгын.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 6 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 2 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр.

10.02.2014 ел 02.56 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 48/04 йорт.

Ут ике бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 6 кв.м.  Коткручылар, 1984 елгы ир-атны коткаралар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшыралар. Тагын 10 кешене баскыч буенча коткарыла.  Янгынны сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

 

10.02.2014 ел 06.28 Әгерҗе шәһәре, Гоголя урамы, 4 нче йорт.

Ут дүрт катлы кирпеч йортның дуртенче каттагы бер фатирда чыга. Мәйданы 5 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1932 елгы хатын – кыз мәетен табалар. Тагын 2 кеше коткарыла. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

 

10.02.2014 ел 12.25 Түбән Кама шәһәре, Вокзальная урамы, 2 нче а йорты, 5 подъезд, подвал.

Ут биш катлы йортның подвалында чыга. Мәйданы 8 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1944 елгы хатын – кыз мәетен табалар. Тагын 1 кеше коткарыла. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International