Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. 2 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган. Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 1 янгын, мичне артык кыздырудан – 6 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, төтен чыгу юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 13 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча 1 тапкыр.
08.02.2014 ел 00.09 Сарман МР, Якиш-Каран авылы, Мифтахова урамы, 45 нче йорт.
Ут бер катлы шәхси йортта чыга. Мәйданы 45 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1954 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе - мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
08.02.2014 ел 18.00 Әлмәт МР, Миннибай авылы, Ишмуратов урамы,1.
Ут ике катлы кулланышта булмаган бинада чыга. Мәйданы 5 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1964 елгы ир-ат мәетен табалар. Тагын бер, 1958 елгы ир-атны Әлмәт үзәк хастаханәсенә озаталар. Янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
.