Яшел Үзән муниципаль районы Олы Ключи авылы ирекле янгын сундерүчеләре чираттагы йортны янгыннан коткардылар. Ут Клубная урамында 2нче йорт мунчасында чыкты. Олы Ключи ДПОсына мөрәҗәгать йорт хуҗасыннан килде.
Ирекле отряд килеп җиткәнче, ут мунча эчен каплап алган иде. Соңрак “Мендель” аерым пост хезмәткәрләре кушылды. Гомуми тырышлык белән янгын 10 минут эчендә сүндерелде, күрше каралтыларга ут кабуы булдырылмады.
Янгын чыгу сәбәбе – артык кызган мич. Имгәнүчеләр юк.
Юсупова Ризидә, Татарстан Республикасы 8 отряд ФПС пресса хезмәте