Тәүлек эчендә Татарстанда 16 янгын чыккан

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 16 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 2 янгын, мичне артык кыздырудан – 7 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгфн куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын, 4 янгынның сәбәпләре ачыклана.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. 6 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча 4 тапкыр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International