Тәүлек эчендә Татарстанда 15 янгын чыккан

2014 елның 8 феврале, шимбә

Тәүлек эчендә Татарстанда 15 янгын чыккан

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын. 2 кеше һәлак булган, 3 кеше зарар күргән, 11 кеше коткарылган.  Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 3 янгын, мичне артык кыздырудан – 4 янгын,  электр җылыту җиһазларны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү араксында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазларны дөрес  кулланмау аркасында – 1 янгын, төтен чыгу юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, автотранспорт чараның төене төзек булмау аркасында – 1 янгын.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 8 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 5 тапкыр.

07.02.2014 ел  05.48 Ютазы МР, Ютазы авылы, Катеева урамы,  2 нче йорт.

Ут бер катлы шәхси йортта чыга. Мәйданы 56 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1923 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе -  мичне кулланган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү

07.02.2014 ел 08.28 Түбән Кама МР,  Түбән Кама шәһәре, Менделеева урамы, 26 нче йорт.

Ут өч бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 13 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә 3 кеше зарар күрде. 11 кеше коткарылды. Янгынның сәбәбе -  электр җылыту җиһазларны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

08.02.2014 ел 00.09 Сарман МР,  Якиш-Каран авылы, Мифтахова урамы,  45 нче йорт.

Ут бер катлы шәхси йортта чыга. Мәйданы 45 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1954 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе -  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International