Бүген Татарстан Республикасы Россия МЧС ГИМС Үзәгендә “Бозда сак булам” конкурсы призерларын бүләкләү чарасы узды. Конкурска җибәрелгән 2 меңнән артык эш каралды. Катнашучылар арасында - муниципаль районнары гомуми белем бирү мәктәпләре башлангыч сыйныф укучылары. Ел саен катнашучылар саны икеләтә арта бара.
Конкурс оештыручылары сүзләре буенча, рәсем аша балалар бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм бәлага ләккән дустына ярдәм итү чараларын яхшырак истә калдыра.
20 иң яхшы рәсем ГИМС холлын бизәде, ә рәсем авторлары дипломнар, электрон китаплар һәм аквапаркка билетлар белән бүләкләнделәр. Балаларны тәм-том һәм чәй белән сыйладылар һәм соңыннан һава мендәре судносында Идел аша экскурсия оештырдылар.