“Бүген Сочи шәһәрендә 22нче Кышкы Паралимпиада уеннары башланды. Татарстан Республикасы территориясендә һәлакәт булдырмас өчен без барлык көчебезне куерга тыешбез.” – дип башлады утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Ильдар Халиков.
Олимпиада вакытында масса-күләм кеше булу урыннарында террорга каршы куркынычсызлык тәэмин итү турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары Рафаиль Гильманов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында җылылык һәм электр тәэмин итү тотрыклылыгы өстәмә тәэмин итү чаралары турында Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы, архитектура һәм төзелеш министры беренче урынбасары Фәрит Ханифов сөйләде. Чыгышында ул ЖКХ объектлары туктаусыз эш башкаруы өчен, муниципаль районнары коммуналь хезмәтләре белән 1589 кеше кергән 112 бригада һәм 606 техника берәмлеге кулланышка кертеләчәк дип белдерде.
Өстәмә Татарстан Республикасы транспорт комплексы куркынычсызлыгы тәэмин итү чараларын Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хезмәте министры Ленар Сафин санап үтте: “Тимер юл вокзалларында, автовокзалларда, метрополитенда тикшерү һәм үткәрү режимы көчәйтелде”.
Медицина ягыннан чаралар булдыруы турында сүз Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры беренче урынбасары Сергей Осиповка бирелде. Сочига 45 медицина оешмасыннан 222 медик китте.
Утырыш азагында Татарстан Республикасы Премьер-министры Ильдар Халиков барлык Олимпиада уеннары урыннарына командировкага җибәрелгән Татарстан вәкилләренә эшләрендә уңышлар теләде.