ТР ГПС ФПС ПЧ-27 икенче отряд янгын сүндерүчесе Дмитрий Алексеев олимпия уты эстафетасында ТР Россия МЧС вәкиле булырга лаек булды. Шулай ук бүген спортсмен 30 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Киләчәк спорт остасы, бөтенроссия һәм халыкара гамәли-пожар спорт призеры һәм җиңүчесе, инде беренче сыйныфта ирешүләренә беренче адымнарын ясый башлый. Җиңел атлетика секциясендә ул бер карауда башкалар арасында аерылып тора. Тырышлыгы һәм максатка омтылышлылыгы ярдәме белән беренче медальләргә ия була.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Дмитрий Чебоксар дәүләт педагогика университетына укырга керә һәм 2006 елда уңышлы тәмамлый. Бу вакытта ул инде Россия гамәли-пожар спорты ярышларында актив катнаша, ә 2007 елда Россия чемпионы исемен ала. Бер елдан соң ТР ГПС ФПС икенче отряды 27 янгын сүндерү частенә эшкә керә. Монда да аның сәләтләре игътибарсыз калмый.
Олимпия уты эстафетасында ТР Россия МЧС вәкиле булырга лаек булуы минем өчен бик мөһим һәм мин моның белән бик горурланам. Бу бик зур җаваплылык. – дип аңлата Дмитрий Алексеев – Киләчәктә хәзерге вакытта аз танылган гамәли-пожар спорты рамкалары киңәер һәм олимпия уеннары белән бер рәткә басыр дип өметләнәм.
Григорьева Юлия, «ТР ГПС ОФПС 2» ФКУ пресса хезмәте