Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын. 2 кеше һәлак булган. Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне артык кыздырудан – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, кыска ялганыштан – 3 янгын, электр җылыту җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 8 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 6 сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.
26.01.2014 ел 22.00 Биектау МР, Кара-Күл авылы Большая урамы, 31 нче йорт
Ут бер катлы бүрәнәле йотта чыга. Мәйданы 54 кв.м. Беренче янгын расчетлары һәм “Правда” ирекле янгын сүндерүчеләре килгәч йорт тулаем ялкын эчендә була. Газ балоны да шартлый. Күршеләр әйтүенчә йорт эчендә ир кеше булырга мөмкин. Янган хәрабәләр арасында коткаручылар, 1959 елгы хуҗа кешенең мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
27.01.2014 ел 06.03 Мамадыш МР, Урта Суни авылы, Тукай урамы 28 нче йорт
Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 45 кв.м. Бер кеше һәлак була – 1947 елгы ир-ат. Янгынның сәбәбе - электр җылыту җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
27.01.2014 ел 07.09 Азнакай МР, Благодатное поселыгы, Лесная урамы, 7 нче йорт
Бер катлы йортта 5 кеше газ белән агулана. Нәтиҗәдә бер кеше, 1956 елгы ир-ат һәлак була, тагын 4 кеше зыян күрә, 1969 елгы ир-ат, 1964 елгы ир- ат, 1947 елгы хатын-кыз, һәм 1982 елгы хатын-кыз. Алар бөтенесе Азнакайның үзәк хастаханәсенә озатыла Фаҗиганең сәбәбе – дымоходның төзек булмавы.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
.