Янгын сүндерү частендә балалар өчен ачык ишекләр көне

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

    Чүпрәле районы Новый Убей авылы Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәте аерым пост хезмәткәрләре “Елмаю” бабалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен ачык ишекләр көне үткәрделәр.

    Мавыктыргыч һәм аңлаешлы формада балаларга коткаручыларның авыр эше турында сөйләделәр, эш урыны һәм җиһазлары белән таныштырдылар, һәм иң көтелгәне - пожар машинасын күрсәттеләр. Шулай ук йортта янгын чыгу очрагында нәрсә эшләргә кирәк, ә нәрсә ярамый икәне турында искә төшерделәр.

    Убей гомуми белем бирү мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы темасына укучылар өчен гыйбрәтле дәрес узды. Дәрес вакытында янгын чыгу очрагында нәрсә эшләргә, кая шалтыратырга, үз-үзеңне ничек тотарга турында аңлатылды. Укучылар белемнәрен дәрес азагында янгын куркынычсызлыгы темасына рәсемнәр белән ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International