Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2014 елның 25 гыйнвары, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 1 кеше һәлак булган. Сәбәпләре: тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар.

24.01.2014 ел 11.27 Чистай МР, Березовка авылы, Набережная урамы, 18

Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 75 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1931 елгы хатын – кыз мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – төтен чыга торган юлның төзек булмавы.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International