17-19 июнь көннәрендә Казан дөнья дәрәҗәсендәге дипломатия үзәгенә әверелде: Татарстан башкаласында Көньяк — Көнчыгыш Азиянең 11 иленең Дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары катнашында «Россия-АСЕАН» V саммиты узды.
Халыкара форум алдыннан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре «Казан Экспо» МВЦ, кунакханә комплексы, транспорт инфраструктурасы һәм мәдәни-тамаша объектларына профилактик визитлар үткәрделәр.
Саммитны уздыру чорына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе көчләре һәм чаралары югары әзерлек режимына китерелде. Даими эшләүче оператив штаб булдырылды. Чараларның һәм катнашучыларның иминлеген тәэмин итүдә Казан янгын-коткару гарнизоны, башка оператив хезмәтләр һәм ведомстволарның зур күләмле көчләре һәм чаралары җәлеп ителде.