МТС һәм ГТХМ Татарстанда язгы ташуны мониторлау һәм фаразлау системасын эшләтеп җибәрде

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Су басу куркынычын мониторинглау буенча пилот проектын төбәктә су басу куркынычы югары булган зоналарда гамәлгә ашырдылар. Кайбыч районында әйләнә-тирә мохитнең торышын контрольдә тоту җайланмаларыннан һәм аналитик платформадан торган система су дәрәҗәсенең үзгәрүен һәм башка параметрларны оператив күзәтергә, ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итү һәм зыянны киметү өчен су басу куркынычын фаразларга мөмкинлек бирә.

Пилотның цифрлы чишелеше МТС челтәре буенча мәгълүматларны махсус аналитик платформага тапшыручы үлчәү җиһазлары комплексыннан һәм югары технологияле датчиклардан тора. Уңайсыз хәлгә килеп җиткәндә яки суның критик дәрәҗәсе артканда система кисәтү бирә, Диспетчер аны система аша төрле элемтә каналлары буенча оператив хезмәтләргә җибәрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International