«Комплекслы куркынычсызлык» XVI Халыкара куркынычсызлык чаралары салонында катнашучыларны теркәү башланды. Тармакның масштаблы вакыйгасы беренче тапкыр Татарстан Республикасында узачак һәм 3 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр «Казан-Экспо» мәйданчыгында бөтен дөнья профессионалларын берләштерәчәк.
Салонда катнашу-үз продукцияңне әйдәп баручы дәүләт мәйданчыгында тәкъдим итү, эшлекле элемтәләр урнаштыру, экспертларга кызыксындырган сорауларны бирү һәм куркынычсызлык индустриясенең соңгы тенденцияләре турында хәбәрдар булу өчен уникаль мөмкинлек. Бу юлы чара концепциясенең нигезен дүрт куркынычсыз стихия тәшкил итәчәк: ут - янгыннан саклау, Җир - инфраструктура һәм сәнәгать объектларының иминлеге, һава - һава киңлеген саклау, су - акваторияләрдә коткару. Бу күргәзмә экспозицияләренең дә, эшлекле программаның да нигезе булачак.
Куркынычсызлык өлкәсендә 2026 елның төп вакыйгасының өлеше бул - гариза бир.