«Комплекслы куркынычсызлык-2026» халыкара салоны Казанда сентябрьдә узачак

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Масштаблы чарага әзерлек мәсьәләләре турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ведомство башлыгы Александр Куренков җитәкчелегендәге оештыру комитеты утырышында фикер алыштылар. Видеоконференция буенча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм региональ Хөкүмәт әгъзалары, шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль бүлекчәләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Иминлекне тәэмин итү чаралары салоны географиясен киңәйтә һәм бу юлы Казанда узачак. Александр Куренков билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы масштаблы халыкара чараларны югары дәрәҗәдә оештыруда зур тәҗрибәгә ия.

Комплекс Габишево һәм Комлы Кавал авыллары янында 22 гектарда урнашачак, аны төзү быел җәй көне тәмамланачак. «Комплекслы куркынычсызлык» кысаларында биредә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар арасында һөнәри осталык буенча ярышлар оештырылачак. Салон тәмамланганнан соң полигон белгечләр күнегүләре өчен заманча мәйданчык булачак, шул исәптән чит ил хезмәттәшләре өчен дә.

Салонның төп чаралары 3 һәм 4 сентябрьдә «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Салон 5 сентябрьдә Казан үзәгендә демонстрацион һәм мәдәни чаралар белән тәмамланачак. Александр Куренков республика Хөкүмәтенә һәм шәхсән Раиска булачак салонны әзерләүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International