2026 нчы ел Россиядә халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Россия - мәдәниятләр, телләр һәм традицияләрнең уникаль кушылмасы, анда 190нан артык халык уртак киләчәкнең ныклы нигезен булдыра. Һәр халык үзенең кабатланмас йөзен саклап кала, әмма илнең иминлеге, чәчәк атуы һәм киләчәге өчен бергәләп эш итә торган бу уртаклык безнең төп көчебез булып тора.
Татарстан Республикасы янгын сагы - бер түбә астында, тәүлек буе әзерлектә төрле халык вәкилләре үзләренең игелекле һәм җаваплы хезмәтләрен башкара, алар өчен бурыч, батырлык һәм үзара ярдәм төшенчәләре милли чикләргә ия түгел.
Безнең сафларда 844 татар, 299 — рус, 47 — чуаш, 19 — удмурт, 7 — мари, 5 — мордва вәкилләре хезмәт куя. Шулай ук коллективта украин, кыргыз, үзбәк, яһүд, әрмән һәм башкорт халыкларыннан берәр вәкил эшли. Бу Россиянең күпмилләтле халкы бердәмлеге принцибының гамәлдә ничек эшләвен ачык күрсәтә.
Татарстан Республикасы Янгын күзәтчелеге коллективы-төрле милләт кешеләрен бердәм максат белән берләштерүнең ачык мисалы. Без көн саен чын көчнең уртак хезмәттә тууын исбатлыйбыз.