Түбән Чыршылы авылын саклау буенча аерым пост начальнигы Лениногорск районының Чүти авылы гражданнары җыенында катнашты. Әңгәмә барышында ул авыл халкына бәйрәм чорында электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен искә төшерде. Аерым пост башлыгы Яңа ел гирляндаларын сайлау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен, электр челтәрләренең артык йөкләнеш куркынычын аңлатты, шулай ук җылыту приборларын актив файдалана башлар алдыннан электрүткәргечләрнең торышын тикшерү кирәклеген искәртте. Очрашуда катнашучы һәркем мәгълүматны беркетү өчен тематик белешмәләр алды.
Шул ук вакытта социаль учреждениеләрдә Яңа елны имин үткәрүгә әзерлек эшләре алып барыла. «НАЗ» социаль-тернәкләндерү бүлегендә Асья авылының аерым посты башлыгы әңгәмә үткәрде. Теләсә нинди штаттан тыш вәзгыять очрагында аз хәрәкәтләнүче гражданнарны эвакуацияләүнең төгәл планын эшләүгә аерым игътибар бирелде.
Халык иминлеге мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Актүбә бистәсенең аерым посты башлыгы җирле башкарма комитет җитәкчесе һәм идарәче компанияләр вәкилләре белән эшлекле киңәшмәдә катнашты. Очрашуда массакүләм чаралар уздыру вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комплекслы чаралар турында фикер алыштылар.