Балалар күзләре белән янгын куркынычсызлыгы

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Түбән Камада янгын куркынычсызлыгы буенча «Неопалимая Купина» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Конкурсны ТРБ БИЯҖ Түбән Кама җирле бүлеге һәм ТР Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге Түбән Кама шәһәренең янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәге белән берлектә оештырды.

Беренче урыннарны алучыларның эшләре Бөтенроссия этабында катнашу өчен Казанга җибәрелде. «Янгын куркынычсызлыгы буенча конкурслар үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим, үз рәсемнәрендә һәм кул эшләре белән балалар янгын сүндерүчеләрнең җитди һәм авыр эшләре, аларның каһарманлыклары, ут белән көндәлек көрәшләре турында сөйлиләр, кул эшләре гаиләне берләштерә, балалар ата - аналары белән бергә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә кабатлыйлар», - дип билгеләде янгын куркынычсызлыгы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы Түбән Кама муниципаль районына Насыйбуллин Рамил Фаяз улы. Әхмәтшина Гүзәл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International